ЯМЬСЕЗЛӘНЕШҮ ф. сөйл. 1) урт. юн. к. ямьсезләнү

2) күч. Үзара мөнәсәбәтләрне бозу; бозылышу, ачуланышу. Беренче очрашуда ук сездәй кадерле кунаклар белән ямьсезләнешәсе килми... Ш.Маннур. Шуның аркасында ямьсезләнешәләр килен белән. Т.Миңнуллин

Ямьсезләнешеп алу Бераз ямьсезләнешү. Икенчесе – Пасха бәйрәме көнне исерешеп, ямьсезләнешеп алу хәлләре. Татар әдәбияты

Ямьсезләнешеп бетү Бик нык ямьсезләнешү; күпләр белән ямьсезләнешү. Ул Чистайга Исхак мулланы китертмәс өчен ямьсезләнешеп бетә. Р.Батулла. Үз тормышының да рәте-чираты юк, бөтенләй ямьсезләнешеп бетәрләр. Г.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә