ЯМЬСЕЗЛӘНДЕРҮ ф. 1) Ямьсез итү, бозу. Болай да шөкәтсез чыраемны вазелин тагын да ямьсезләндергән иде. Р.Батулла 2) Ямьсез итеп күрсәтү. Тик, беренчедән, аның теге чактагы сөенечен бетерермен һәм, икенчедән, аның шаяртуыннан соң Рәшит абыйның бер мизгелгә онытылып елмаюын ямьсезләндерермен кебек. М.Хуҗин Ямьсезләндереп тору Һәрвакыт ямьсезләндерү; әле, хәзер ямьсезләндерү. Хуҗасыз йортлар тирә-юнь авылларыбызны ямьсезләндереп тормасын өчен дә тиешле чаралар күрелсен. Йолдыз |