ЯМЬСЕЗ с. 1. 1) Төсе-бите, кыяфәте матур, чибәр булмаган, күрексез, шыксыз. Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Г.Тукай. Син минем өчен чын алиһә, Ямьсез кызлар, сеңлем, булмый да. А.Нәҗми // Гарип. Авылда мутация белән туган ямьсез кешеләр дә булды. Безнең гәҗит 2) Тышкы күренеше гармонияле булмаган, шыксыз, тупас итеп эшләнгән. Ямьсез биналар. Ямьсез күлмәк 3) Хозуры, рәхәте булмаган, бик салкын, җилле, яңгырлы. Хәер, мондый ямьсез төннәрдә аек булса да бик ашыгып йөрми ул. В.Нуруллин. Март башларындамы, апрель ахырындамы, бик буранлы ямьсез бер көндә безнең Курмышта булды ул эт туе. А.Хәсәнов // Куркыныч, дәһшәтле. Тагын ямьсез болыт килә, әнкәсе... А.Гыйләҗев 4) Ис сизү органнарына авыр тәэсир итә торган, җирәндергеч. Урамда очраган сукбайлар, алкашлар, йолкышлар, болай гына исерекләр, ямьсез ис аңкыткан хатын-кызлар, бүтәннәрдән аерып, аңа күз кысалар, сүз каталар – үз итеп санауларын белдерәләр иде. А.Гыйләҗев 5) Күңелсез, борчулы, гамьле. Эх, ямьсез уйларны ак болытларга төреп булса... А.Мансуров. Балалар кайгысы аларның яшәешен ямьсез һәм мәгънәсез иткән. Г.Гыйльманов 6) Күңелдә авыр тәэсир калдыра торган. Бүген ямьсез төшләр дә күреп бетердем шунда. А.Алиш. Сәлимнең, егет горурлыгын югалтып, малай кебек үкереп елавы Газинурның күңелендә бик ямьсез тойгы уятты. Г.Әпсәләмов 7) Начар, кешеләр тискәре дип санаган; оят, гөнаһ. [Нургаян:] Әйтсәм дә инде, килен. Бик ямьсез хәл. А.Гыйләҗев. Ләкин автор мәсьәләгә конкрет бер язмыш ноктасыннан торып карый, әлеге тулаем кире кагылырга тиешле ямьсез факт артында кеше язмышы ятканын күрсәтергә алынуын, героиня язмышының фаҗигалы асылын ача. А.Әхмәдуллин 8) Әшәке, яман. Бер-беребезне күралмау, ямьсез көнчелек галәмәте безнең һәркайсыбызда бүген дә, вагоны белән генә түгел, эшелоны белән. А.Хәсәнов. Медицина учреждениесендә бюрократлык – үтә ямьсез эш. Г.Әпсәләмов 9) Тупас, күңелгә ятышсыз. Фу, нинди ямьсез, тупас, каба мещан сүз! Гали Рәхим. Бары тик ямьсез авазлар гына бүлмәмә саркып керә. А.Мансуров 10) Сүгеп, җәберсетеп әйтелгән. Бу ямьсез әрләүнең шаһиты булган Әмир Мәҗит улы балалар алдында тыныч кына сүз башлады ---. А.Хәйретдинова. Аракы эчкәч, синең күзеңә ак та, кара да күренми башлый: кырасың, җимерәсең, әнине дә, мине дә ямьсез сүзләр белән мыскыл итәргә тотынасың. А.Әхмәтгалиева 11) Түбән бәяләнә торган; сыйфатсыз, зәвыксыз. Алар ямьсез эчтәлекле китаплар тууга китерә түгелме? А.Мансуров 12) Әхлакый яктан түбән, оятсыз. Ә ямьсез даны чыккан тәрбиячегә балалар ничек караганын сөйләп тормасам да чамалыйсыз булыр. В.Нуруллин. Сиңа ямьсез тәкъдим ясап йөргән ирләр өеренә ничек күренерсең? А.Гыйләҗев 13) Җәмгыятьтә тискәре бәя алган. Тамгалы ич мин хәзер, ямьсез кеше, пычратуым мөмкин. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. 1) Матур түгел, шыксыз итеп. Мыеклары сирәк икән аның, төссез, ямьсез тырпайган мыеклар. А.Гыйләҗев 2) Зәвыксыз, килешсез итеп; иске-москы киеп. Алагаем, үзе шундый ямьсез киенгән, нәкъ менә бакчада апасы ясап куйган карачкы инде. С.Зыялы 3) Тиешсез рәвештә, кирәк булмаганча. Ә ул әле һаман пудра ягынып бетерә алмый, пудра ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Г.Камал 4) Күңелгә ятышсыз итеп. Икенче яктан Аждаһа кача-поса керә, кулын уып шатлана, ямьсез итеп көлә-көлә чыгып китә. А.Гадел. Су үгезе, чын үгез булып, иләмсез үкерә, сыеры авыл көтүендә йөргән сыерлардан болай ямьсез мөгри икән. А.Хәсәнов 5) Әшәке сүзләр белән, тупас итеп. Кайсысыдыр ямьсез итеп сүгенеп алды, кемдер шаркылдап көлде. А.Алиш. Үзе, урысча катнаштырып, ямьсез, кара, пычрак сүгенде. Г.Ибраһимов 6) Әдәпсез рәвештә, тәрбиясез итеп. Тагын бер кат әйтәм: сез үзегезне ямьсез тотасыз. Т.Миңнуллин 7) Усал итеп, нәфрәт белдереп. Утырышалар, димчеләр, күңелләреннән дога укысалар да, бер-берсенә ямьсез карашып, кәнәфи читенәрәк күчеп утыралар. А.Гадел 3. и. мәгъ. Матур булмаган яисә матур дип бәяләнмәгән зат, әйбер яки күренеш; ямьсезлек. – Шулай да, егет, матур белән ямьсезне аера белмисең икән әле, – дидем. А.Шамов |