ЯМЬЛЕЛЕК и. Матурлык, ямьле булу сыйфаты. Авылның утырган җире гаҗәп матур иде, монда кечкенә авыллар тирәсендә генә очрый торган ниндидер үзенә бер ямьлелек бар иде. Ә.Еники . Акчарлак күле белән шомыртлык арасында үткән Сабантуйларның ямьлелеге! Ф.Садриев // Чисталык, пөхтәлек. Мин үземне белә башлаганнан бирле, дәүләт байлыгыбыз мулдан булмаса да, иминлек һәм ямьлелек хөкем сөргән өебездә кот бетте. Л.-Х.Таналин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә