ЯМЬЛӘ’Ү ф. сөйл. к. ямьләндерү. Тормышны күбрәк ямьләп яшәп китәсе килә! Р.Фәйзуллин. Күп тә үтмәде, пешекчеләр эшләрен тәмам иттеләр, олы җиз самавыр да өйне ямьләп үз урынын алды. Р.Кәрами. Гел үсеп торсын иде Өстәлдә, ямьләп өйне, Ләззәтләндереп мине. Р.Корбан Ямьләп җибәрү Бераз ямьләү. Йорт эчен ул тагын да ямьләп җибәрде. Ф.Яхин Ямьләп тору к. ямьләндереп тору . Авыл түрен ямьләп тора яңа бер йорт. С.Гәрәева. Табигать, балачак, яшьлек, мәхәббәт һәм бәхет турындагы бу шигырьләр китапны, һичшиксез, ямьләп торачак. Р.Миңнуллин |