ЯМЬЛӘНҮ ф. Матурлану, ямь керү, күңеллеләнү. Анда гөлләр аллана, Тал буйлары ямьләнә. Чыркылдашып, уйнашып, Кошлар-кортлар җанлана. М.Җәлил. Дөнья ямьләнә. Үзеңнән дә шуңа яңа ямь өстисе килә... Р.Фәйзуллин

Ямьләнә бару Торган саен ямьләнү. Гаиләгә балалар өстәлгәч, тормыш тагын да тулылана һәм ямьләнә барды. Р.Зарипов

Ямьләнә башлау Ямьләнергә тотыну. --- әле бер-ике көн төшендә генә ямьләнә башлаган, таллы-болынлы Агыйдел буйлары сыман яшәрә башлаган дала, кешеләр – барысы да яңадан ямьсезләнеп, котсызланып калды. Н.Фәттах

Ямьләнә төшү Бераз ямьләнү; тагын да ямьләнү. Янган каенны да төбе-тамыры белән алып киткәч, бакча бөтенләй ямьләнә төшә. Ф.Яруллин

Ямьләнеп алу Беразга ямьләнү. Чүл март-апрель айларында гына бераз ямьләнеп ала да, май аенда инде үсемлекләрнең күбесе корып бетә, әйләнә-тирәдә талымсыз саксавыл белән әрсез янтак кына күзгә чалына. Г.Тавлин

Ямьләнеп бару Акрынлап ямьләнү. Шәһәрнең чырае төзекләнеп, ямьләнеп бара. Ф.Хатипов

Ямьләнеп калу Бер эш, вакыйга ахырында ямьләнү. Өй эче иркенәеп, ямьләнеп калды. М.Кәбиров. Акчәчәк әби килгәч, Гөбеттин бабайның дөньясы түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Өй яктырып, ямьләнеп калды. Р.Гарипов

Ямьләнеп китү Шактый ямьләнү. Шул шкаф башларына матур вазалар да куеп чыккач, бүлмәләр тагын да ямьләнеп китте. Г.Әпсәләмов. Барысы да кайтып җыелгач, өйләре тагын да ямьләнеп китә. А.Хәйретдинова

Ямьләнеп тору Даими ямьләнү; вакытлыча ямьләнү. Ул вакытларда елан да, матур сурәтле булып, канатлары да кызыл, яшел төсләр белән ямьләнеп тора иде. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә