ЯМЬЛӘНДЕРҮ ф. 1) Ямь бирү, ямьле итү; матур, күңелле итү. Мәхәббәт тормышны ямьләндерә, бизи, рәхәт бирә, диләр. Г.Әпсәләмов. Хуш исләр бар бүлмәләргә таралып, бәйрәм тантанасын тагын да ямьләндерәләр. А.Нәҗми

2) Матурлау, берәр нәрсә белән ямь өстәү. Агач утыртып, авылны ямьләндерделәр

Ямьләндереп җибәрү Бераз ямьләндерү. Аның тезләрен югары чөеп, аякларын алга селтәп атып йөгерүе, картлар ярышын гына түгел, бөтен сабан туен ямьләндереп җибәргән иде. М.Хуҗин. Эре бизәкле кара, озын күлмәге, ак шәл чуклары белән уралып, арык кына ыспай гәүдәне шактый тулыландырып, ямьләндереп җибәргән. Г.Әдһәмова

Ямьләндереп тору Даими ямьләндерү; хәзер ямьләндерү. [Сандугачның] саф тавышы зәңгәр күкләргә ашкан, йокыдагы кешеләрне уяткан, җирнең иртәсен үзенә бер ямь белән ямьләндереп торган. Д.Аппакова. Кызганыч, безнең якларда нарат юк, аның каравы алмагачлар, тирәкләр авылны ямьләндереп тора. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә