ЯМЬ и. 1) Матурлык, хозурлык. Бакчага ямь керә, Хуш исләр бөркелә, Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә. М.Ногман. --- әле генә җиһанга ямь биреп яшел килеш тибрәлгән яфраклар, инде сагыш төсе иңдереп, әкрен генә чиксез мәңгелеккә китеп баралар. А.Әхмәтгалиева // Чисталык, пөхтәлек, бизәлеш. Күзем барыбер төшә бүлмә яменә. Р.Фәйзуллин 2) Күңелендәге җылылык, рәхәтлек; тормыш кызыгы. Синсез урманда, умарталыкта ямь бетә. А.Гадел. Чуар, алама койрыклы этен ияртеп, җиде яшьләрдәге сипкелле бер малай кергән иде, алар да монда юанырлык ямь тапмадылар. А.Гыйләҗев |