Я’МЕ кис. 1) Берәр эш-гамәлгә әңгәмәдәшенең ризалыгын сорау, үзенең ризалыгын белдерү, киңәшләшү төсмере бирә. Таңга кадәр вакыт җитәрлек, калыйк, яме? Н.Фәттах. Бөрлегән дигәннән, яр астында быел бигрәк күп, җыярбыз әле, яме? А.Әхмәтгалиева 2) Сорау яки өндәү җөмләдә фикер-тәкъдимне, теләкне, шулай эшләргә яки әйтергә кирәклекне искәртү өчен кулланыла. Бер сүзем дә юк, тик син, зинһар, мине бу хакта кисәтеп куй, яме? Г.Гыйльманов. Алайса син, Нуриякәем, миңа «Татар әбекәй» дип әйт, яме! Г.Якупова 3) Әңгәмәдәшенең соравына, үтенеченә җавап буларак килеп «хуш, ярый, ярар, яхшы» мәгънәсен белдерә. Я ярар алайса, өйгә кергәч укырмын, яме. М.Хуҗин |