ЯМАШТЫРУ ф. Кат-кат ямау; аннан-моннан, начар гына ямау, тегү, кайбер, аерым җирләрен генә ямау. Вакытларын юкка әрәм итмәделәр бит: Мөхлисә карчыкның абзар-курасын сипләп, йортының да тишек-тошыгын ямаштырдылар ---, ихатасын читән койма белән уратып алдылар. Г.Әдһәмова

Ямаштырып алу Бераз ямаштыру . Әле син – ир уртасы кеше, йөрәк нык, кирәк булса, әз-мәз дәвалап, ямаштырып алырбыз үзеңне, тагын дәвам итәрбез... К.Кара

Ямаштырып җибәрү Бераз ямаштыру. Аның әле хәзер дә, әзрәк төзәткәләп, кайбер такталарын алыштырып, тишек-тошыкларын ямаштырып җибәрсәң, менә дигән көймә булып китәрлек рәте барлыгын әйттек. М.Әмир

Ямаштырып кую Тиз генә ямаштыру; алдан ямаштыру. Иртә яздан йөреп хасил булган уемты-сикәлтәләрне ямаштырып куйдылар, җыелып торган сулар кибеп бетте – рәхәтләнеп йөр дә йөр генә! Р.Мирхәйдәров

Ямаштырып тору Даими ямаштыру; әледән-әле ямаштыру; хәзер ямаштыру. – Кызым белән тишек-тошыкларны ямаштырып торабыз шунда, диде Гайшә. Н.Гыйматдинова. Шулай ук, бу тамгаларны алыштырасы акча юллардагы чокыр-чакырларны ямаштырып торырга да ярап торыр иде. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә