ЯМАУЛЫК и. Ямау салырга, ямарга ярарлык нәрсә (мәсәлән, материя кисәге). Уртанчымның ыштаны теткәләнеп беткән, әнкәй, синдә берәр ямаулык заты юктыр? А.Гыйләҗев. Моңа кадәр өч баласын төргән бала искеләре, киемнәр, төсләрен югалтсалар да, әле ярарлык дип, кайсын төпчеп, кайсына пөхтә итеп ямаулык салды Әминә. Г.Исхакова

Ямаулык өстендә ямаулык к. ямау өстендә ямау. Кием-салымнары да, тузып, күрексез төскә кергән: ямаулык өстендә ямаулык. М.Хәсәнов. Ямаулык та сала алмаслык Бик түбән дәрәҗәдәге, эшкә ярамаслык. Хәйдәр Бигичев, Фасил Әхмәт кебек бөекләребез дә катнашкан утырышта ямаулык та сала алмаслык, контроль аша узмаган ертык җырлар турында да борчылып сөйләштек. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә