ЯМАУЛЫ с. 1) Ямау салынган, ямаулары булган, ямалган. Ә минем өстә бер кат чалбар, ямаулы иске бишмәт, аякта чабата гына. В.Нуруллин. Сул якта, чаштыр-чоштыр килеп, ямаулы транспортёр лентасы шуыша. А.Тимергалин 2) Төзәтелгән, төрле кисәкләрдән корыштырган. Өч ямаулы тонык тәрәзә пыяласы аша ул күренми иде. Н.Гыйматдинова. Ул мең ямаулы асфальт та һәрбер үткән машинага ләгънәт укып кала бугай, минемчә. Безнең гәҗит 3) күч. Яралы, җөйле. Ямаулы кулны дәвалау 4) күч. Рәнҗетелгән, кителгән. Яралы халыклар... Ямаулы йөрәкләр... Р.Фәйзуллин 5) күч. Төсе белән аерылып торган, зур табы булган. Чөнки [айгырның] төсе бик кызык: бер ягы ак, икенче ягы кызыл ямаулы. М.Мәһдиев. Җыр диеп атыйбыз хәзер Ямаулы такмакларны. Ф.Яруллин |