ЯМА’У II и. 1) Тишек өстенә тегеп, ябыштырып, эретеп куела торган кисәк; ямаулык. Аннары ашыга-ашыга конторга барып идән юып кайта яисә ятагы өстенә менеп утыра да, Галиясенең сүзләрне боза-боза күңелле бытылдавын тыңлап, ямау ямарга тотына. М.Галәү. Рухың тузса, ямау салып кына саклап булмый икән җаннарны. К.Сибгатуллин 2) сөйл. Тәндәге яра урыны, җөй. Сугыштан калган ямаулар әле беленә 3) күч. Гомуми фонда төсе белән аерылып торган өлеш, тап ◊ Ямау өстендә ямау Бик тузган, күп тапкыр ямалган кием турында. – Бишмәтләрегез бик тузган бит, ямау өстенә ямау салынган, – дип, мәсьәләне икенче якка борып җибәрде. В.Нуруллин. Киемнәрендә ямау өстендә ямау, терлек сую, сабын кайнату, күн эшкәртү урыннарында шулар эшли. Рөстәм Вәлиев |