ЯМА’У I ф. 1) Тишек-ертыкны өстәмә тукыма кисәге белән каплап тегү. Менә аның бала чагы: тугыз яшьлек ятимә Хәят әбисе янында капчыклар ямап утыра. Г.Кутуй // Тишелгән, искергән нәрсәләрне берәр төрле материал белән каплап ябыштыру. Үзеннән бер генә яшькә кече булган күрше малае Гарифулла белән өендә азрак укыштыргалап, төрле уенчыклар ясап, тишелгән комган, таслар ямап гомерен үткәрде. З.Зәйнуллин // Чокыр-чакырны тутырып, такыр, тигез итү. Асфальт юлның җимерек урынарын ямау 2) күч. Авыру әгъзаны дәвалау яки тәндәге берәр яраны төзәтү. Син кеше булсын дип, ул айлар буе яныңнан китми баш очыңда утырды. Тәнеңне ямар өчен үз тиресен бирде. Ф.Яруллин. Яраларын ямап, шактый вакыт госпитальдә аунаган. Ф.Сафин 3) күч. гади с. Сугу, кундыру. Бәй, теге явыз җәһәт кенә торды да минем күз төбенә берне ямады. Г.Афзал. Сирай минем касыкка китереп төртте, мин дә аңа берне ямадым. А.Гыйләҗев 4) күч. гади с. Берәр эшне, гаепне икенче берәүгә сылтау, сылау; ягу. Сәяхәтнамәдә исә иезуит фальсификаторлар бабалары кылган бозыклыкларны безнең төрки бабаларыбызга китереп ямыйлар. М.Хәбибуллин Ямап алу Тиз арада ямау. Шуңа Равил аягында басып калды һәм үзе дә тегенең ияк астына берне ямап алды. В.Нуруллин Ямап бару Даими, рәттән ямау. Иске эзне яңа юллар ямап бара. Сикерә куян. Болан уза. Р.Мингалим. Моңарчы тормышның тишек-тошыгын көч-хәл белән, аннан-моннан гына ямап барган гаилә кәҗә аркасында бөтәеп китте. З.Хөснияр Ямап бетерү Бик күп җирдән ямау; бөтенесен ямау. Син әйтәсең дә бит, кем Хәлим, ярлыга сәвит булыша, дип, ярлының тишек-җыртыгын сәвит ямап бетерә алмый. И.Гази. Мәктәптән кайткач, Рушан чанасына нык-таза кәрзин беркетте, аның эченә яньчелеп, чегәннәр ямап бетергән иске чиләген салып, вокзал ягына ашыкты. Р.Мирхәйдәров Ямап җибәрү Бераз ямау. [Талип:] Мә, алайса, ямап җибәр. А.Гыйләҗев Ямап йөрү Озак вакытлар ямау. Җыен тишек-тошыкны ямап йөрергә миңа кушасың. Р.Вәлиев Ямап калу Ямарга өлгерү. Сүз уңае килгәндә, Сүтегеңне ямап кал! Мәкаль Ямап кую Алдан ямау; тиз генә ямау. [Мисбах:] Яшь булгач, Ибраһим байның тешен дә, кесәсен дә берьюлы ямап куяр, Алла боерса, хи-хи-хи... К.Тинчурин. Теләсәк – телеп алабыз, ямап куябыз теләсәк... Р.Харис Ямап тору Даими ямау; әледән-әле ямау; әле, хәзер ямау. Ә колхозның тишекләре күп. Аны ямап торырга кирәк. Ф.Яруллин. Хәтта сугыш елларында да без сыердан өзелмәдек, шуның белән тормышның ертык җирләрен ямап тордык. Г.Галиева Ямап чыгу Башыннан ахырына кадәр, тулысы белән ямау. Тирә-юнь кардан арчылып бетмәгән: җир өсте ала-кола, гаять зур кап-кара тунны ак ямаулык белән ямап чыкканнармыни. А.Вергазов Ямап яту сөйл. к. ямап тору. Биби карчыкның комганын ямап ята идем, партоешма Бәкер килеп керде, салмыш. Р.Газиз Ямый башлау Ямарга тотыну. Шүрәле шул кискәгә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Хикәят. Утның икенче ягына шул ук төстә киндер күлмәк кигән, кызыл яулык бәйләгән бер хатын утырып, оек ямый башлады. Г.Ибраһимов Ямый бару к. ямап бару. Нигә энесенең һәр ертык урынын ямый бармаган? С.Поварисов Ямый бирү Бернигә карамый ямау. Яшь ана менә шул турыда озак-озак уйлап, акрын гына елап, иске күлмәген ямый бирде. Г.Ибраһимов Ямый тору Әлегә ямау. Татарлар юкка гына, тик торганчы тун итәген ямый тор, димәгәннәр ич. Г.Әпсәләмов |