ЯМАНСУЛА’У ф. Сагышлану, сагышка бирелү, күңелсезләнү, уйга бату. Башта алар аналарыннан аерылганга бик ямансуладылар, бик күңелсезләнделәр. Гали Рәхим. Рәйхан да, Шәүкәт вафат булгач, аны җирләгәч, бик ямансулады, йөрәге сулкылдады. Д.Каюмова

Ямансулап алу Бераз ямансулау; берара ямансулау. Күктә йөзгән каурый болытларны төрле җанварларга охшатып, бер көлеп, бер ямансулап алдылар. Г.Гыйльманов. Кайгым булса, ямансулап алсам, Таяныч эзләп сиңа киләм мин. Ф.Солтан

Ямансулап бетү Тәмам, бик нык ямансулау. Джунглида синнән башка ямансулап беттек, – һәм Баһира, йөгереп килеп, Мауглиның ялан аякларына сырпаланды. Р.Вәлиев

Ямансулап йөрү Озак вакыт дәвамында ямансулау, даими ямансулау. Сәхипҗамал җиңгәсен озаткач, Гөлшәһидә берничә көн ямансулап йөрде. Г.Әпсәләмов. Айратны кыйнап ташлагач, бераз басынкыланып калды, ямансулап йөри башлады ул. Г.Гыйльманов

Ямансулап калу Берәр тәэсирдән, вакыйгадан соң ямансулау. Шау игеннәр күчкән бураларга, Ямансулап калган басулар. Н.Әхмәдиев. Урамнар яктырды, агачлар, йортлар, киресенчә, караеп, ямансулап калдылар. Г.Гыйльманов

Ямансулап кую Аз гына ямансулау. Ямансулап куйдым исә, Җанымны күмә сагыш. Ф.Тарханова. Җитәкче нинди мәсьәләдән читтә кала бит, дип ямансулап куйдым. Безнең гәҗит

Ямансулап тору Әледән-әле, еш ямансулау; хәзер ямансулау. Алай да тышка карап, ямансулап торып кына булмый. М.Маликова. Хәләлем, йомшак, мәхәббәтле куллары белән муеныма сарылып, битем очыннан үбеп, очып диярлек чыгып киткәч, бераз ямансулап тордым да өебездән ерак түгел генә урнашкан «Бәхетле» кафесына юнәлдем. Г.Гыйльманов

Ямансулап утыру сөйл. к. ямансулап тору. Алай да, язлар үтте, көзләр җитте дип, ямансулап утырмыйбыз. Шәһри Казан. Фатирыбызда ремонт эшләре дә «коткарды», ямансулап утырырга вакыт булмады. Туган як

Ямансулый башлау Ямансуларга тотыну. Гармунны, Асиям авырып китеп бик ямансулый башлагач кына, бераз күңеле ачылмасмы дип, сатып алып биргән идек. Г.Әпсәләмов. Ямансулый башладымы, гел исенә төшә. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә