ЯМАНСУЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. ямансулау . Авылдан чыгып китеп зимагурлыкта йөргәннәр дә оныта алмыйлар Галия тавын – чит җирләрдә каңгырып йөргән бәхетсезләрнең төшенә кереп, ул аларны ямансулата, күңелләрен нечкәртә. Т.Мөбарәков. Аның белән аерылышу беркемне дә әллә ни ямансулатмады. С.Шәрипов

2) з.-сыз Ямансу булып китү, сагышландыру, моңландыру. «Шөкер, кеше арасында ким-хур итмичә, җиренә җиткереп, җеназасын укытып җирләдек, – ди дә, моңаеп, – тик ямансулата, сагындыра», – дип өстәп куя. Р.Камалетдинова

Ямансулата бару Торган саен ныграк ямансулату

Ямансулата башлау Ямансулатырга тотыну. Үзем генә калгач ямансулата башлый. Р.Вәлиева

Ямансулата төшү Бераз ямансулату; тагын да ямансулату. Үз күзләрем белән күргәч, бигрәк тә ямансулата төште. Кызыл таң

Ямансулатып тору Әледән-әле, еш ямансулату; хәзер ямансулату. Ә иң яманы – нәрсәдер эчне пошырып, ямансулатып тора. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә