ЯМАНСУ с. 1. 1) Сагышланган, күңелсезләнгән. Кычкырып җырламас идем – Бик ямансу чакларым... Ә.Салах. Алар фани дөньяның ыгы-зыгылы бер төшендә синең тирәдән югалып торалар да, көтмәгәндә берән-сәрән очрап, көндәлек тормышыңның ямансу халәтенә сөенеч өстәп куялар. К.Кәримов 2) Күңелгә борчу сала торган, сагышландыра торган, күңелсез, эчпошыргыч. Әйе, нәкъ менә Илүсә китеп барганнан соң, ямансу кичләрнең берсендә Мортаза әнисенең сандыгын актарып карыйсы итте. М.Маликова. Менә бүген дә, көзге ямансу боек көнгә, ямьсез соры болытлардан тамып торган вак тамчыларга карамыйча, ыңгырашып искән, күңелләрне өшетә торган җилгә колак салмыйча, ул зиратта йөри иде. Л.Шәех 2. рәв. мәгъ. Күңелсез, борчылып, сагыш белән. Без бөтен Кояшлыга ике бөртек кенә калсак та, бу җәебез алай ямансу үтмәде. Г.Мөхәммәтшин. Өйләнмәскә ант иткән кеше кебек, бигрәкләр дә ямансу итеп әйтә. Г.Гыйльманов 3. хәб. функ. Күңелсез булу; сагыну, ямансулау турында. Бергә торган чаклар рәхәт иде. Аерылышу бигрәк ямансу. Җыр. Син киттең. Миңа ямансу |