ЯМАНЛЫК и. 1) Кеше характерындагы сыйфат буларак усаллык, начарлык, әшәкелек. Әмма яманлык канына бер сеңгән кеше шуннан тәки мантый алмый булса кирәк. В.Нуруллин

2) Явыз ният, мәкер. Аның ачуланасы да бик килә, белергә теләве дә көчле, яманлык белән миннән сүз алырга мөмкин түгеллеген яхшы белгәнгә, ул җайлап кына мине юмаларга, үгетләргә тотынды. А.Гыйләҗев

3) Начар гамәл, кешегә эшләнгән явызлык. Яманлык күренеп йөрми, ул астыртын эшләнә. Г.Тарханова. Сездән көт яхшылык, алырсың яманлык. Д.Салихов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә