ЯМАНЛА’У ф. Хурлау, начар дип сөйләү. Үзеннән алда үткәннәрне яманлап, һәр яңа җитәкче үз бәясен арттыра. А.Гыйләҗев. Апасы белеп яманлый: алар нәселе кызу канлы, дуамал. Н.Гыйматдинова Яманлап алу Аз гына яманлау; берара яманлау. Гамил иске торбалар биргән хуҗалык мөдирен яманлап алды. А.Тимергалин Яманлап җибәрү Бераз яманлау. Бер-берсен яманлап җибәрергә дә күп сорамыйлар Яманлап йөрү Гел, даими яманлау; озак вакыт дәвамында яманлау. – Гел яманлап йөри бу Илһамия, – диде өстәл җыештырып маташкан Фатихәттәй. Г.Әпсәләмов Яманлап килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле яманлау. Күршесен күптәннән яманлап килә иде инде ул. Кызыл таң Яманлап кую Бер тапкыр яманлау. Үзсүзле, тәкәббер шәһәр кызын күңеленнән ул хәтта яманлап куйды. Н.Фәттах Яманлап тору Әледән-әле, еш яманлау; хәзер яманлау. Юньсез Альберт, күзең йомсаң, күз алдында сиңа ошаган кызны яманлап торадыр кебек. Р.Батулла Яманлап утыру сөйл. к. яманлап тору . – Ни җитмәгән тагын сиңа? Авылны яманлап утырасың, – диде ул, пышылдап кына. А.Хәлим Яманлый башлау Яманларга керешү. Шуннан соң инде ул Нәфисәне туктаусыз яманлый башлады. А.Шамов Яманлый бирү Бернигә дә карамый яманлау; яманлавын дәвам итү. Берәүләр Радикны күккә чөеп мактый, икенчеләре, усалланып, яманлый бирә. Өмет Яманлый килү к. яманлап килү. Хөкүмәтне яманлый килү Яманлый тору Даими, гел яманлау; озак вакыт дәвамында яманлау. Кыз юктан да Кәримәне яманлый торды. Ф.Яхин Яманлый төшү Беркадәр яманлау; тагын да яманлау. Күршеләрен яманлый төшеп сөйләвен дәвам итте. Идел |