ЯМАНАТ и. 1) Начар дан, пычранган исем. Гомер юлыңны тәмамлап килгәндә, чал сакалыңа «карак» дигән яманат ябыштырсыннар әле... А.Гыйләҗев. Халык үзенә «сәрхуш» дигән яманатны тагып өлгергән дә бугай... В.Имамов

2) Гайбәт, кеше турында начар хәбәр, сүз. Наратлыкта бозык үрчи, дигән яманат күршеләргә ишетелмәсен! Н.Гыйматдинова

Яманатка калдыру Оятка калдыру, оятлы итү; начар дан таралуга сәбәпче булу; башкалар турында начар уйларга сәбәп бирү. Шуңа күрә бу егетләр, үзләре дә кызларны яманатка калдырудан бик сакланып, караңгы төшкәч кенә киләләр һәм рөхсәт белән керәләр. Н.Исәнбәт. Яманатка калу Начар даны таралу; хур булу; яманат күтәрү, яман даны таралу. Яманатка калуыңны сизмәссең дә. Ш.Маннур. Яманат тагу Кешегә яман исем тагу, гайбәтен тарату. Теге чакта ул, күпме генә тырышса да, Аппак белән Тотышка «уйнашчы» дигән яманат тага алмады. Н.Фәттах. Яманат таксалар да, Яман күздән Ходай сакласын. Туганайлар. Яманатын сату 1) Кем турында булса да начар сөйләү, гайбәт тарату. Миннән бәхил бул, синең кызыңның яманатын саттым. Г.Исхакый; 2) Берәр нәрсә турында начар дип сөйләү, яманлау. Күрмәдеңмени, безнең яңа продукциянең яманатын сата, үлгән гармунны күккә күтәрә. И.Юзеев. Яманаты чыгу Кем турында булса да гайбәт таралу, кешенең начар даны таралу; кем яки нәрсә турында начар сүз чыгу. Гомер буена ялгышып та ник бер яманатлары чыксын... Г.Галиева. Язмышы булгандыр инде, яманаты чыккан өйгә килен булып төшүен Зәкия абайламый да кала. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә