ЯМАН с. 1. 1) Начар, юньсез, рәтсез (кеше тур.). Адәмнәр яман бәндәләргә әверелеп бетте, ди. Р.Батулла. Тик шуны аңла: син мине һаман да явыз, яман кеше итеп күрергә тырыштың. Х.Ибраһим 2) Усал, мәкерле, эчкерле, явыз (фикер һ.б.ш. тур.). Әгәр дә алар яман ният белән йөриләр икән, без сезне куркынычтан берничек тә аралап кала алмаячакбыз. Р.Вәлиев. Әмма Мирвәлинең эчендә яман уй һәм ният оеткысы калганлыгын белеп өлгерә алмады. Ф.Яхин 3) Куркыныч. Ә калганы инде, тәмам ватып, шабыр тиргә батырып уята торган саташулы яман төш кебек кенә булды. М.Хәсәнов 4) Йогышлы; инфекция эләгү аркасында барлыкка килә торган (авыру тур.). Мин шуннан берничә ай элек кенә, бераз «гүләйт итеп», яман чир эләктердем. Р.Мостафин 5) Дәвалап булмый торган; тормыш өчен куркыныч булган; үлемгә китерү ихтималы булган. Яман чир аны бер ай эчендә коры сөяккә калдырды, бернинди врач-табиблар ярдәм итә алмады. Р.Мирхәйдәров. Инде ике-өч ай буена тамагыннан бер ризык та үтми, яман шеш дигәне эчтән талый, хәзер бар көннәре түшәк өстендә уза икән... В.Имамов 2. рәв. мәгъ. 1) Тискәре яктан, негатив рәвештә; начар дип, хурлап; начар итеп. Авылның дорфа кешеләре дә аларга авыр сүз әйтми, алар турында яман сөйләми. Р.Батулла. Син ничек аның турында яман уйлый алдың?! В.Имамов 2) сөйл. Бик, үтә, ифрат. Без моның шулай икәнен мишәр егетенең яман каты кычкырып кызуларга тырышуыннан аңыштык. К.Миңлебаев. – Кызык, яман кызык, – диде Ямгырчы би, чын-чынлап кызыксынгандай итенеп. Н.Фәттах 3. хәб. функ. Кыен, читен, начар. Температурасы да, бәлки, төшәр иде, телдән язган, бичаракай. Шунысы бик яман. Ф.Яруллин. Мондый вакытта юлда булуың бик яман. Р.Батулла ◊ Яман күз 1) Каты күзле кеше сокланып, кызыгып караса, күз тия, дип ышанылган, әшәке, начар күз. Бу дога сүзенең яман күз тиюдән укыла торган дога икәнен генә белә Зәкәрия карт... Г.Гыйльманов. Әллә яман күз тиде инде шуңа? Ялкын; 2) Башка кешеләргә яки аларның әйберләренә көнләшеп, яратмыйча, начар уйлар белән карау гадәте. Башкаларның малына, намусына яман күз белән карау ярамый. Сөембикә; 3) Кеше әйберенә кызыга торган кеше, карак; кемгә яки нәрсәгә дә булса кызыгып, начарлык кыла торган кеше. Ходай инде яман күздән, хәвеф-хәтәрдән генә үзе сакласын. Г.Камал. И Раббым, ошбу сабыеңны бәхеткәйләреннән мәхрүм итә күрмә, ятимлек хәсрәтләрен берүк бирә күрмә, яман күзләрдән Үзең сакла! Г.Галиева. Яман тел 1) Гайбәтче. Шуның өстенә, әле яман телләрне, аларның «бер-бер гөнаһысы бардыр...» дип гөман кылуларын кая куясың. Р.Мөхәммәдиев. Кыз бала яшәгән шушы өйне таң атканчы яман күзләрдән, яман телләрдән саклап карап утырыйм... Т.Гарипова; 2) Әшәке, оятсыз сүзләр сөйли торган кеше, сүгенә торган кеше. Яман тел пычактан хәтәр яралый. А.Гыйләҗев; 3) Начар сүз; гайбәт; әшәке сүз. Аның турында яман тел әйтергә берәүнең дә авызы ачылмады. Г.Ибраһимов. Яман телле Тупас, дорфа сөйләшә торган. Ашамый-эчми, ормый-сукмый, яман телле, каты сүзле түгел. Т.Гыйззәт. Яман телләнү 1) Гайбәт сөйләү; 2) Оятсыз сүзләр сөйләү; сүгү, сүгенү. Бүген ул да яман телләнә, ди. Г.Ибраһимов. Ибрай абзар буйлап узып барганда [атка] чыбык белән сугып киткәч, Шәйхаттар бабай яман телләнде. Г.Гобәй. Яман телләргә азык булу к. яман телләргә эләгү. Кызының, яман телләргә азык булып, аты-чабы чыкмагае дип, гел сагаеп килгән ана мондый хат алышуны яхшы күрмәде. Г.Минский. Яман телләргә эләгү Гайбәте таралу, начар даны чыгу. Хәзер яман телләргә эләгерсең. Г.Ибраһимов. Яман телләргә эләгеп атың-чатың чыга-нитә калса... М.Хәсәнов. Яман телләргә яманаты керү (чыгу) к. яман телләргә эләгү. Берсе шушы Гафар абый, икенчесе аның яшьтәш дусты Баһау абый, өченчесе Гөлбәдрия дигән бик сөйкемле генә, яман телләргә яманаты кермәгән бик инсафлы гына бер кыз. Ш.Маннур. Яман чир Начар гадәт; начар сыйфат. Нишләп әле «Мин – сиңа, син – миңа!» дигән яман чир тормышыбызның мәгънәсенә әверелеп бара? М.Хәсәнов. Нәселдән нәселгә күчеп килә торган яман чир ул комсызлык. Аманулла. Яман юлга керү (басу) Бозыклык юлына керү, бозылу. Ә бит Чәчкәгә яман юлга кереп китәргә күп калмаган иде. Ф.Яруллин. Яман юлда йөрү к. яман юлга керү (басу). «Тәртипле йөр, улым, йөзебезгә кызыллык китермә, яман юлда йөрмә», – дип үгетләп чыгарып җибәрә. Р.Батулла |