ЯМ и. тар. 1) XIII гасыр башында Алтын Урдада барлыкка килгән, соңрак татар ханлыкларында гамәлдә булган почта элемтәсе челтәренең атлар алыштыра торган станциясе. Һәр 30 чакрым арада бер ям (ыстанса) булырга, шул ямда юлчыларга ашау-эчү, ятак, ат алмаштыру кебек мөһим шартлар булдырырга. Р.Батулла

2) XIII XVIII гасырларда Россия дәүләтендә халкы ямчылык хезмәтен үтәгән почта трактындагы торак пункт. Татарстанның төньягы буйлап сузылган Чуваш юлы Удмуртиягә киткән (юл дип Казан дәүләте чорында ям юлын да, шулай ук зур административ өлкәне дә атаганнар). Р.Әхмәтьянов. «Ям» тамыры юл читендәге торак урыннарны – станцияләрне белдерә, атлы кешеләр аларда төн куну, тамак ялгау, атларын алыштыру өчен туктала торган булганнар. Я.Шәфыйков

3) XVIII XIX гасырларда Россия дәүләтендә атлар алыштыра торган почта станциясе. Алар ул юлларны карап тотарга, ат-арбалар булдырып, ям хезмәтен оештырырга, ям станцияләрен төзергә тиеш булалар. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә