ЯЛЫНЫЧ и. Үтенеч; ялварулы, түбәнчелекле мөрәҗәгать. – Ачуланма, Ислам, – диде ул, күрәләтә бер ялыныч белән. Н.Фәттах ◊ Ялыныч төшү Кемнең дә булса ярдәменә мохтаҗ булу. Инде кунак кызына ялыныч төште. Ф.Тарханова. – Сиңа ялыныч төшәр дип кем уйлаган? – диде энесе коры гына, ишек ябылу белән. В.Имамов |