ЯЛЫН́У-ЯЛВАРУ ф. 1. Озак, кат-кат ялвару, үтенү, ялыну. Ялынды-ялварды, тик теләгән нәтиҗә булмады

2. и. мәгъ. Үтенеп сорау; ялвару сүзләре. Ялыну-ялварулар күкләргә ишетелдеме, көткән сәгате суктымы – нәни җан иясенең яралуы мәгълүм булды. Р.Мулланурова. Бу ялыну-ялваруларны укыйм да аларның тизрәк яңа йортларга күченүен телим. Идел

Ялына-ялвара башлау Ялынырга-ялварырга керешү. – Миңа да өйрәтчәле, мин дә барып алыйм әле шуны, – дип, Төлкегә ялына-ялвара башлады, ди. Әкият

Ялына-ялвара тору Озак вакыт дәвамында ялыну-ялвару. Ялына-ялвара торгач, төрек егете, сумкамны кулымнан тартып алып, үлчәми-нитми транспортёрга ташлый һәм миңа талон тоттыра. Р.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә