ЯЛЫНУЛЫ с. Ялыну катыш; үтенүне, ялынуны белдергән. Бераз тынып торган радио тагын кыштырдады, һәм ханым да радистның курку катыш ялынулы тавышын ишетте: – Дүртенче вагонга!.. А.Гыйләҗев. Әтисе, ялынулы һәм кызганыч тавыш белән урядникка нәрсәләрдер сөйли, аңардан ниләрдер үтенә. Н.Яһудин |