ЯЛЫНУ ф. Озаклап үтенү; үтенеп, ялварып сорау. – Мин бит үзем өчен генә сорыйм... беркемгә дә әйтмәм, Диләфрүз, – дип ялынды Чибәркәева. Г.Әпсәләмов. Иптәш булырсың, бер генә әйләнеп килик инде, дип ялына Шакир. Л.Лерон Ялына башлау Ялынырга тотыну. Рөстәм, һичьюгы болары булса да елый, ялына башлар, дип көткән иде, тик малайлар тарафыннан шылт иткән дә тавыш ишетелмәде. В.Имамов Ялына бирү Бернигә карамый ялынуын дәвам итү. Кыз әнисенә ялына бирде Ялына килү Күпмедер вакыт дәвамында ялыну. Озатып баручы солдаттан юл буе ялына килгән иде. Р.Рахман Ялына тору Озак вакыт дәвамында ялыну; күп ялыну; һаман ялыну. Ялына торгач, берсеннән-берсе кыска дүрт хикәя язып килде. И.Юзеев. Ләкин Әбүзәр, ялына торгач, квартирантларны тәки күндерде бит. А.Тимергалин Ялына төшү Бераз ялыну; тагын да күбрәк ялыну. – Җибәр инде, – диде Маруся, ялына төшеп, – күреп торасың ич, Матвей Савельич. А.Расих Ялынып бетү Бик нык ялыну; озак вакыт дәвамында ялыну. – Баланы чыгарыгыз инде, – дип ялынып беттем. Кызыл таң Ялынып йөрү Даими ялыну; озак вакыт дәвамында ялыну. Авызыңа салган сары майны хәзер йота белмәсәң, соңыннан үзең телләреңне салындырып ялынып йөрерсең әле. Г.Камал Ялынып калу Билгеле бер вакытка, хәлгә, вакыйгага кадәр ялынырга өлгерү. Хәзер дусларга шалтыратып: кирәген кисәтеп, җаваплысыннан үтенеп, зуррагыннан ялынып калырга кирәк. А.Гыйләҗев Ялынып карау Булу-булмавын сынау өчен ялыну. – Я инде, Хәбибрахман абзый, – дип ялынып карады. А.Гыйләҗев Ялынып тору Әледән-әле, еш ялыну; хәзер ялыну. Берничә ел элек кенә кунакханәдә администратордан урын сорап ялынып торганын ишеттем мин моның. Н.Гыйматдинова. Берәр җиргә барасың булса, иртәнге биштә нәрәткә барасың, хәер өмет иткән теләнчедәй, ишек төбендә басып, рәискә ялынып торасың. Н.Көбәш Ялынып утыру сөйл. к. ялынып тору . Мулланурның холкын белгән Һаҗирә вакыт уздырып ялынып утырасы итмәде, авылның бөтен ирләренә әйтеп бетермәгәндер әле дип, урамның теге ягында яшәүче Хәмиткә барырга уйлады. Г.Бәйрәмова |