ЯЛЫНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. ялыну. Хатларыңны ялындырып кына язма. Н.Нәҗми. Иллә дә шул гадәтеңне яратмыйм, Зөлхый, бурычка барыбер бирәсең бит инде, ник шулкадәр ялындырасың. И.Юзеев Ялындыра башлау Ялындырырга тотыну. Сөембикә тора-бара аны ялындыра башлады, рәхәтләнеп назланды, вакыт тапмаганга салынып, юри үртәде, очрашкач, алдына тезләндерде, кирәксә – табанын ялатты. Ф.Садриев. Юкса ялындыра башласаң, бу чибәр нәрсә, аны калдырып, бүтән белән китәргә дә күп сорамас. Р.Кәрами Ялындыра төшү Бераз ялындыру; тагын да ялындыру Ялындырып йөрү Даими, гел ялындыру; озак вакыт дәвамында ялындыру. Өйләнешеп яши башлагач, сорадым үзеннән: «Нәрсә инде ялындырып йөргән булдың?» Т.Миңнуллин Ялындырып тору Һәрвакыт, даими ялындыру; сөйләү моментында ялындыру. Ихсан ялындырып тормады, бара-барышка ук киемнәрен салып, суга ташланды. Ф.Яруллин. Нәфисә ялындырып тормады, хуш исле печән түшәлгән арбага ялт итеп менеп тә утырды. Г.Гыйльманов Ялындырып утыру сөйл. к. ялындырып тору. Шунда, кухня ягыннан кереп килгән Әсма апа, ике уйлап тормастан, туп-туры үзенең ире янәшәсенә килеп басты: – Ялындырып утыра торган чак түгел, әтисе. Р.Мөхәммәдиев |