ЯЛЫКТЫРУ ф. йөкл. юн. к. ялыгу. Юл ялыктыргандыр, хәзер ял итәрсез, ашарсыз, тәмле ширбәт белән сыйланырсыз. А.Гадел. – Авыл да, матур җыр кебек, ялыктырмый бит, – диде. А.Гыйләҗев Ялыктыра бару Акрынлап ялыктыру; ялыктыра башлау. Көчле музыка ялыктыра баруын сизсәм дә, чыгып китәргә кыенсындым. Р.Вәлиев Ялыктыра башлау Ялыктырырга тотыну. Шулай да телсез кеше кебек, чылбырга бәйләп куелган кол кебек, бер урыннан кузгалмыйча, тукталмыйча ишеп бару аны озакламый ялыктыра башлады. Н.Фәттах. Сораулар ялыктыра башлагач, Фаил абый үзгәреш кертергә теләде. К.Кәримов Ялыктыра төшү Беркадәр ялыктыру; тагын да ялыктыру. Кичәге һәм бүгенге тарих сәхифәләрендә казыну Клара Сентны ялыктыра төште булса кирәк, тиздән ул сүз сөрешен бөтенләй икенче тарафка борып җибәрде ---. Рав.Вәли. Озынга сузылган тамаша ялыктыра да төште. А.Юнысова Ялыктырып бетерү Тәмам, бик нык ялыктыру. Мондый сүзләр, йөрисен йөреп, тыңланып, колакларны ялыктырып бетергәч кенә, Гәүһәрнең үзенә дә килеп ирештеләр. Х.Ширмән. «Сезнең хөрмәткә бер кыска гына шигыремне укыйм», – дип, сәхнәгә менгән Шаһбазны куып төшерерлек түгел иде: укый да укый, укый да укый, халыкны тәмам ялыктырып бетерә торган иде... Х.Ибраһим Ялыктырып җибәрү Бераз ялыктыру. Картиналар язу ялыктырып җибәрсә, нинди дә булса кул эшенә тотынам. Сөембикә. Йөргән кызым белән талашкан вакыт иде, эстрада тормышы да ничектер ялыктырып җибәргән кебек тоелды. Акчарлак Ялыктырып килү Күптәннән бирле, эзлекле рәвештә, даими ялыктыру. Бу эшләр аны ялыктырып килә иде инде Ялыктырып тору Сөйләү моментында ялыктыру; даими ялыктыру. Озак сөйләп, халыкны ялыктырып тормыйк. Кызыл таң |