ЯЛЫКТЫРГЫЧ с. 1) Арыта, алҗыта, хәлне ала торган. Авыр, ялыктыргыч, әмма кызык, мавыктыргыч яклары да бар армия хезмәтенең. С.Шәрипов. Аларның эше авыр һәм ялыктыргыч... Н.Яһудин 2) Эчпошыргыч, туйдыргыч. Ялыктыргыч кышкы кичләрдә электрны сәгатьләп кенә бирә башлаганга, туңмай шәме яктысында Азат озын-озын шигырьләр ятлый, аларны, таләпчән фрау каршысына басып, үзе дә әсәрләнеп, ләззәт алып сөйли – сөйләм телен чарлый. А.Тимергалин. Мич артында чикерткә үзенең ялыктыргыч озын көен сузып җибәрде. Д.Бүләков |