ЯЛЫ’К-ЙОЛЫК КИЛҮ ф. к. ялык-йолык итү. Вакытында ашатмый-эчертми, өсте ялык-йолык килеп торырлык булганчы ябагадан чистартмый, алашабызны җәен тарантаска, кышын кошевой чанага җикмәдем. А.Хәсәнов. Бал-маскарад алдыннан Эльза ялык-йолык килеп торган «Нокиа»сын күтәреп, мәктәпкә очып килеп керде: – Гари-и-иф! А.Гыймадиев |