ЯЛЫ’К-ЙОЛЫК иярт. 1. Ялтырап, җемелдәп тору рәвешен белдерә. Йолдызлар ялык-йолык

2. с. мәгъ. Җемелдәгән, төрле төсләргә кергән. Безгә үзе җигеп йөри торган, янына килсәң котың очардай, су анасыныкыдай тузгыган ялык-йолык кара яллары тезеннән түбән алмачуар айгырын күрсәтә. А.Хәсәнов. Ялык-йолык погоннар

3. рәв. мәгъ. Төрле төсләргә кереп, ялтырап, җемелдәп, күзне камаштырып. Арбада зур-зур төеннәр һәм ялык-йолык ялтырап торган аккордеон. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә