ЯЛЫГУ ф. 1) Ару, талчыгу, хәлдән таю. Урманнан да күңеле кайта башлаган, ахры – бу шомлы дөньядан Хәлим тәмам ялыкты. Г.Гыйльманов 2) Тую; күңел кайту, дәвам итәсе килмәү, күрәсе килмәү. Дөресен әйткәндә, Бибинур алардан ялыгырга да өлгерде. А.Гыйләҗев. Чәйнәп каптырганны гына йотарга өйрәнгән ялкау укучы аңардан бик тиз ялыга. А.Тимергалин Ялыга бару Торган саен ныграк ялыгу. Эшемнән ялыга барам Ялыга башлау Ялыгу билгеләре күренү, сизелү. Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар: авыручы үзе дә, аны караучылар да акрынлап ялыга башлыйлар. Ә.Еники. Кунаклар ялыга башладылар, әмма сораулар һаман тукталмый иде. Г.Мөхәммәдова Ялыга төшү Бераз ялыгу; тагын да ныграк ялыгу. Ниһаять, җырлый-җырлый ялыга төштек бугай, дәртле тавышлар, кичке гөрләвекләрдәй, әкрен-әкрен үз ярларына кайта башлады. Ш.Маннур Ялыгып бетү Тәмам ялыгу. Кешеләр дә, кунаклар да ялыгып бетте – башларга кирәк. Н.Фәттах. Курмашевны шофёр асфальтта көтеп тора иде. Ул пассажирын көтә-көтә ялыгып беткән иде, ахры, Курмашевтан: «Туйганчы озон суладыгызмы?» – дип сорады. М.Зарипов Ялыгып китү Бераз ялыгу. Утырып эчә-эчә ялыгып китсә, Мөнәвәр абзагыз ул якны да алдан ук күздә тоткан: алып чыккан мендәр, шул мендәргә янтаеп барып төшәр. Ф.Хөсни. Утыра торгач, Шаһи барлык уйларын да уйлап бетте, ялыгып та китте. З.Мурсиев Ялыгып кую Сирәк кенә, кайвакыт ялыгу. Фатихның кунаклары көнләшү хисләре уятса да, Габдулла килешергә мәҗбүр: Фатих – авыру, бәлки, кунаклардан ул алҗып, ялыгып та куядыр, ләкин нәкъ менә алар аша ул тормыш белән һәрдаим элемтәдә тора. Р.Вәлиев |