ЯЛЧЫГУ ф. диал. к. ялыгу. Урман киссәң эштә ялчыгуда: «Урынын тапты, – дияр, – ул да – кеше!» Ф.Яхин. Өстәвенә, урак урып, ялчыгып, төшке, кичке ашка туктаган авылдашларының сугыш михнәтләреннән, югалту ачыларыннан кырыслана башлаган күңелләрен тальян моңнары белән дә эретә ул. Туганайлар Ялчыга бару к. ялыга бару. Ялчыга баруымны сиздем Ялчыга башлау к. ялыга башлау. – Картаям бугай, тиз ялчыга башладым, – ди ул беркөнне. М.Вәлиев Ялчыга төшү к. ялыга төшү. Бабай ялчыга төште Ялчыгып бетү к. ялыгып бетү. Ялчыгып бетсә дә сиздерми |