ЯЛЧЫ и. 1. 1) Байларга ялланып эшләүче хезмәтче. Кара ялчы булып иңбашыңа урак салып йөрү түгел, менә бу басуларның хуҗасы булуыңны телим мин. М.Хәсәнов. Хуҗасының сүзен әмер сыман кабул итте бугай, янда гына торган ялчы Госсам, кисәк кубып, абзар тактасына каккан чылбырга ябырылды. В.Имамов // Хуҗалык эшләрендә ярдәм итүче, хезмәтче. Ләкин ялчылар тотмый, үз көче, балаларының көче белән көрәйгән хуҗалык иде ул. Р.Батулла. Ә кызын, ялчы итеп, хуҗалыктагы иң пычрак, иң әшәке эшләрне башкарырга мәҗбүр итә. Н.Сәйяр

2) күч. Башкалар кушканны башкаручы кеше. Аннан җыйган әйберләрне кинәнә-кинәнә сатасы була инде сиңа, апа бәгырькәем. Бибисара – Фәнзиләнең ялчысы! Н.Гыйматдинова

3) күч. Дәрәҗәле кешеләр кушканны үти торган кеше; сатылган кеше, сатлык җан, ялагай, тәлинкә тотучы. Ә түрәләрнең боерыгын ялчылар төгәл үти. Н.Гыйматдинова. Аптул Хөснетдиныч гомере буе, хакыйкать эзләүче маскасын киеп, хакимиятнең иң тугры ялчысы буларак иҗат итте, беркемне дә тикмәгә депутатлыкта йөртмиләр, агай-эне. Р.Зарипов

4) күч. Ирексез; башкаларга бәйле кеше. Гомерлек ялчы син, и халкым, Азатлык килерме сиңа бер?.. Р.Әхмәтҗанов. Халык, гражданнар һәрдаим дәүләтнең ялчысы булып килделәр. Н.Шәрифуллин

5) күч. Кем яки нәрсә хакына хезмәт итүче, кемнәрнеңдер мәнфәгатьләрен яклаучы; нинди дә булса юнәлеш, караш тарафдары булып, бик күп вакытын, хезмәтен һ.б. шуңа багышлаган кеше. Минем мәзин бабайны кара елларда, дин ялчысы дип гаепләп, атырга кушканнар. Н.Гыйматдинова. Кызганыч, күпме вакытлар хакыйкать ялчысы булып йөрүдә үтелгән. Ф.Яхин

2. с. мәгъ. 1) Ялланып эшли торган. Тай саклаучы ялчы малайлар Т улган айга карап моңайганда, Тукай моңы белән моңайган. М.Шабаев. Йокысыз төннән соң Миңлебай, аш өендәге ялчы хатыннан күмәч, сөт алып ашады да, башка вакыттагы кебек Муллагали белән саубуллашып-нитеп тормастан, тиз генә атын иярләде һәм, атланып, капкадан чыгып та китте. Н.Яһудин

2) сөйл. Хакимият вәкилләренең, җитәкчеләрнең, байларның ярдәмчеләре булган; үз мәнфәгатьләре өчен шуларга сатылып, ялагайланып, алар кушканның барысын да үтәгән. Аның ялчы малайлары минем башымны идерә алмады, шуңа Фәлинов-Фәләновлар юк-барга да каныга, ә менә сине нигә яратмыйлар? Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә