Я’ЛТ-ЯЛТ иярт. 1. Яшен кат-кат ялтырап китү, көзге, пыяла кебек өслектән яктылык чагылып алу рәвешен һ.б.ш. белдерә. Ялт! Бер тапкыр яшьнәде, тагын бер... Ялкын

2. рәв. 1) Тиз-тиз генә; бик тиз, җәһәт-җәһәт. Чәчәкләрне китап өстендә таратты һәм, кеше-кара комачауламавына куанып, шыгырдавык басма өстенә ялт-ялт менде. А.Гыйләҗев. Малай, өстәл янына килеп, компьютерына ялт-ялт баскалый, аннан, җитмеш ике, дип җавап бирә. Ф.Җамалетдинова

2) Анда-монда каранып. Рәхимсез йөртәдер күзләрне ялт-ялт. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә