ЯЛТЫ’Р-ЙОЛТЫР КИЛҮ ф. к. ялтыр-елтыр килү. Дивар белән гәүдә арасына кысылган икенче учын көч-хәл белән тартып алып, Шамилнең ташкурчакныкы кебек ялтыр-йолтыр килә торган күзләре тирәсенә куйды. Р.Рахман