ЯЛТЫ’Р-ЙОЛТЫР иярт. к. ялтыр-елтыр . Ала казы калтыр-колтыр, канат очы ялтыр-йолтыр. Табышмак. Алар да шул ук мәчеткә баралар, күрерсең, әллә ни кыланып бетәләр: берсе берсе берлә көлешкән булып, ялтыр-йолтыр күзләрен тәрәзәгә әйләндерәләр, әйтерсең аларны монда көтеп торалар. Г.Исхакый. Гөл сабакларын сындыра-сындыра, тәрәзә төбенә үк менеп, пыялачының ялтыр-йолтыр маташканын карап тора башлады. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә