ЯЛТЫ’Р-ЕЛТЫР иярт. 1. Ялт-йолт ялтырап, җемелдәп тору рәвешен белдерә. Яшен яшьни: ялтыр-елтыр, ялтыр-елтыр

2. рәв. мәгъ. Ялтырап, ялтыравык нурлар уйнатып; җемелдәп. Ә бабай елмая, күзләре ялтыр-елтыр җемелди. Н.Дәүли

3. с. мәгъ. 1) Ялтыравык, җемелдәп торган. Биек билле, кесәләре алдан уелган чалбарының балаклары ялтыр-елтыр тимерле. А.Гыйләҗев

2) күч. Ялтырап, очкынланып торган; бик хәрәкәтчән; үткен; хәйләкәр, мут. Елмаеп утыра әнә, ялтыр-елтыр күзләре белән барыбызны да күзәтеп ---. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә