ЯЛТЫРА’У ф. 1) Җемелдәү, ялт-йолт итеп тору. Монысының да алмазы шулай ялтырый микән? А.Гыйләҗев. – Ут түгел ул, бүре күзләре шулай ялтырый! – диде Мәхмүт. В.Нуруллин

2) Яктырып-яктырып алу, яктылык чәчү; якты булып күренү. Галимҗан чыгып киткәч, кара болыт таралып, әнә шул якты кояш ялтырагандай тоелган иде. С.Поварисов. Яшеннәр ялтырар, яңгырлар гел явар, Күкләрнең авазы яңгырар. З.Хәким

3) Күренү, сизелеп тору, чагылу (мәс., йөздә, кыяфәттә). --- һәммәсенең йөзендә шул мәсләк аклыгыннан нур балкый, иман нуры ялтырый иде. Г.Исхакый. Тимофеевна кып-кызыл чырайлы, шуның өстенә кабартма чаклы иреннәренә бер мыскал иннек сылаган, күзләрендә әдәпсез шатлык ялтырый. Р.Батулла

4) сөйл. Аермачык булып күзгә ташлану. Тузанлансак та үзебез, Ялтырый бит эш, менә! Ш.Галиев. Оста художник кулында һәр деталь нәтиҗәле ялтырый, күркәм образ гәүдәләндерүгә хезмәт итә. Ф.Хатыйпов

5) күч. Тышкы яктан матур күренү, әйбәт булып тоелу. Барыгыз алдында ул «ялтырый», икәүдән-икәү генә калганда «калтырап төшә»! Р.Гаязетдин. Адәм баласының рухи дөньясы шыксызланган саен, тышкы кабыгы ялтырый икән. Н.Гыйматдинова

6) күч. Нур чәчү, нурлану. Ул мәхәббәт төрле җирдә, төрле төстә ялтырый. М.Гафури. Ә анда – хаклык кояшы ялтырый, анда – халык игътибары! Ф.Яхин

7) күч. Нинди дә булса хисләр белдереп нурлану, нур чәчү (күзләр тур.). Әсәрләнүе әле басылмаганга, аңардан ялкын, дәрт бөркелеп тора сыман, күзләре ялтырый, йөзе илһам нуры белән балкыган. Г.Әпсәләмов. Сөйләгәндә аның сул кашы сикереп-сикереп китә, күзләре ялтырый. А.Гыйләҗев

8) күч. Ачык йөзле булу, елмаю. Ул, бик эшлекле икәнен белдерер өчен, ялтырап йөри. М.Гафури. Билгеле, эчеңнән карага коелып, тышыңнан ялтырап йөрүләре җиңел эш түгел. Н.Көбәш

Ялтырап алу Кыска гына вакыт ялтырау; аз гына ялтырау. Карачкыл күк йөзен телгәләп-телгәләп, еракта яшен ялтырап ала, һавага өлгереп килгән арыш исе – бал катыш яшел башак исе таралган. М.Мәһдиев

Ялтырап бетү Бик нык ялтырау. Әллә кыставым ошамады, әллә уе-хәсрәте бар идеме: ул таркау гына борылып карады, түш кесәсеннән ялтырап беткән өч тиенлек чыгарды. А.Гыйләҗев

Ялтырап китү Кинәт ялтырау. Күрәбез: су өстендә ялтырап киткән чабакларны һавадан уктай атылып төшеп эләктереп алалар. А.Хәсәнов

Ялтырап кую Аз гына ялтырау, бер тапкыр яки берникадәр ялтырау. Түземсезлектән Моратның йөзенә кызыллык бәреп чыкты, күзлек пыялалары ялтырап куйды. М.Маликова

Ялтырап тору Һәрвакыт ялтырау; хәзерге вакытта ялтырау. Кара айгыр елгада бик әйбәт итеп юылган, каракучкыл булып ялтырап тора иде. З.Зәйнуллин

Ялтырап яту сөйл. к. ялтырап тору. Фирүзә төсле күккә, зөбәрҗәт шикелле яшел тауларга, ялтырап яткан суларга карады, дөньяда булмаган бәхет турында уйлана, хыяллана иде. Гали Рәхим

Ялтырый башлау Ялтырарга тотыну. Кояш чыккач, дөнья нурга күмелә, су өсте көмеш төсле ялтырый башлый. К.Тәхау

Ялтырый төшү Бераз ялтырау; тагын да ныграк ялтырау. Фәһимә күзендәге яшь элпәсе тагы да ныграк ялтырый төшә. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә