ЯЛТЫРАТУ ф. 1) Яктылык бирү, яктырту. Кояш та ерактан, Усия урманнарыннан, томанланып торган Казан шәһәренең биек йортларының түбәләрен ялтырата-ялтырата батарга якынлый. Һ.Такташ

2) Ялтырый торган итү, ялтыравыклы итү. Әлеге маска чәчне ныгыта, тукландыра, ялтырата һәм йомшарта. Сөембикә. Кимендә биш минут чәчләрне тарап, бармаклар белән массаж ясау баш тиресендә кан әйләнешен яхшырта, чәчләрне ялтырата. Кәеф ничек?

3) Нәрсәне дә булса ялтыраганчы чистарту, шомарту; ялтыравык хәлгә китерү, матурайту. Ботинкаларын әйбәтләп ялтыратты, ә аннары эченә хушбуй сибелгән түбәтәен киеп, көзге каршысына килеп басты. Ф.Яруллин. Аты белән эшен бетергәч, үзенең коралларына тотынды – ышкыды, ялтыратты, кайрады... Н.Фәттах

4) Тышкы яктан матурлау, чынбарлыкта булганнан әйбәтрәк итеп күрсәтергә тырышу. Үз почмагын гел ялтырата инде ул шулай

5) Очкынландырып, уйнатып карау; мутландыру (күзләр тур.). Көянтә кашлы көяз хатын зәңгәр күзләрен әле һаман һавалы ялтырата иде. Т.Әйди

6) Кызыгып, сокланып карау. Кызыктылар безнең машинага. Синең Фәсахетдинең дә күзен ялтыратты! М.Хуҗин

7) Кылыч, штык һ.б.ш.ны һавада тиз-тиз селтәп күрсәтеп алу; һөҗүмгә әзер булу; янау, корал белән уйнау. Шулай дип уйларга өлгермәде, ул адәм Фәхри булды да, кулындагы зур пычагын ялтыратып, боларга таба атлый башлады. Г.Ибраһимов. Акъегет Тимерҗанның артыннан кочаклап ала, кинжалын ялтыратып, куркыткан булып шаяра. А.Гадел

8) Кирәкмәгән, тиеш булмаган урында яки вакытта, яки тиешеннән артык нәрсәне дә булса ачу, кеше күрерлек итү. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә. В.Имамов. Шәрә аяк-ботларын ялтыратып, гөрселдәп караватына килеп утырмасынмы?! Г.Гыйльманов

9) сөйл. Кемнең дә булса яңагына каты итеп сугу. Икенче көнне Хәбирәсе кирәген бирде Әзһәренең, яңагына ялтыратты. Ф.Яхин. Эчемлекләр алган булды, аулакта утырды, һич булмаса бер кочаклыйсы булган, яңакка ялтыратса ялтыратыр иде. К.Кара

10) күч. Тиз ашап бетерү, калдырмыйча ашау, сыптыру. Яхшы аш әрәм калганчы, яман корсак ярылсын, дип, анысын да ялтыратты Илшат. К.Кара. Уяну белән, ярты чуен итсез борчак боткасын ялтыраттым. К.Кәримов

Ялтырата бару Бер-бер артлы, рәттән ялтырату. Алдына куйган ризыкны ялтырата бару

Ялтырата башлау Ялтыратырга тотыну. Ә инде Сәрбиназ апа идән паркетын ялтырата башласа, ул көнне аяктан егылмый туктамый ул. Ф.Яруллин

Ялтырата төшү Бераз ялтырату: тагын да күбрәк ялтырату. Ялтырата төшсәң, ярый чорт та, Тема гына булсын җырларга. Г.Афзал

Ялтыратып алу Тиз генә, кыска вакыт эчендә ялтырату. Кыз күзләрен шаян ялтыратып алды. А.Гыймадиев

Ялтыратып бетерү Бик нык ялтырату; барысын да ялтырату, ялтыратуны тәмамлау. – Бик чиста халык, анакаем, корымга баткан бөтен кәстрүлләремне ялтыратып бетерделәр, – ди. Ф.Җамалетдинова

Ялтыратып җибәрү Тиз генә ялтырату; бераз ялтырату. Ана кеше мондый мәсхәрәне күргәч тыела алмады, улының яңагына ялтыратып җибәрде. В.Имамов

Ялтыратып йөрү Гел, даими ялтырату; озак вакыт дәвамында ялтырату; әле, хәзер ялтырату. Җыештыручы хатыннар җиһазларны, стеналарны гел ялтыратып йөрүдә. Татарстан яшьләре

Ялтыратып карау Ялтыратырга тырышу. Баштан бер яфракны гына ялтыратып карагыз. Заман сулышы

Ялтыратып килү Күптәннән бирле эзлекле рәвештә ялтырату; ялтыратып бетерүгә якынлашу. Айдар савыттагы җиләк вареньесын ялтыратып килә иде инде. Р.Бәшәр

Ялтыратып кую Ялтыраган хәлгә китерү. Үз почмагын һәрвакыт җыештырып, ялтыратып куяр иде. Д.Салихов

Ялтыратып тору Даими ялтырату; сөйләү моментында ялтырату. Манара очына саф көмештән ай куйганнар, аны ел саен чистартып, ялтыратып торалар икән. А.Тимергалин

Ялтыратып чыгу Һәрберсен бер-бер артлы ялтырату; һәммәсен тулысынча ялтырату. Кирәк икән, бармак белән сыпырып, савытның кырыен-төбен ялтыратып чыгабыз. Маяк

Ялтыратып яту сөйл. к. ялтыратып тору. Кәстрүлләрне ялтыратып ята идем



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә