ЯЛТЫРАВЫКЛЫ с. 1) Ялтырап торган. Өстенә – бик үк ятышмый торган яңа костюм, башына – салам эшләпә, аягына ялтыравыклы ботинкалар кигән. И.Юзеев. Каян алгандыр – билендә ялтыравыклы төймәләр белән бизәлгән киң каеш булыр иде. М.Хәсәнов 2) Ялтыратылган; ялтыравык белән бизәлгән. Ялтыравыклы чыршы уенчыклары яныннан китә алмый инде ул шулай. Ялкын 3) күч. Тыштан ялтырап, матур булып күренгән, ләкин үзе ясалма булган, әһәмиятсез. Тормышның кайбер ялтыравыклы якларына кызыгып, үзебезне югалтмыйк! Р.Сәгъди. Аны ялтыравыклы тормыш үзенә тирәнрәк тарта. Ә.Закирҗанов 4) күч. Матур һәм йомшак итеп, нәрсәгә дә булса өметләндереп әйтелгән, ләкин чынында ялган булган. Хикмәт ялтыравыклы вәгъдәләрдә түгел, ә гамәлдә: гамәл ни күрсәтер бит әле. Ә.Еники. Вакыт-вакыт ялтыравыклы, ләкин буш сүзләр белән декламация сөйләргә тотына. Л.Ихсанова |