ЯЛТЫРАВЫК и. 1. 1) Ялтырый торган нәрсә. Кайберәүләр болай да әллә нинди ялтыравыклар белән бизәлгән затлы күлмәкләренә туры китереп, алтын-көмеш беләзекләрен, йөзекләрен киеп куйганнар, чәчләрен әллә ниләр кыландырып бетергәннәр. Г.Тарханова 2) Берәр нәрсәгә хас булган ялтырау үзенчәлеге. Гөлбану күрде: икенче катта яшәүче Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының алдындагы таш савытларда, асылма лампаның бөтен яктылыгын үзләрендә чагылдырып, елык-елык итеп, төрле төстәге ялтыравыклар җемелди. М.Хәсәнов 3) Күз кабакларына, иреннәргә, тәнгә сөртү һ.б. өчен кулланыла торган ялтырый торган косметика чарасы. Сиңа бары тушь, бераз кершән, иреннәргә табигый төстәге ялтыравык кына кирәк. Матур буласың килсә 4) Гадәттә балчык яки фаянс савытларның өстенә йөгертелә торган ялтыравыклы эретмә; глазурь. Чүлмәкләргә ялтыравык йөгертү 5) күч. Тышкы ясалмалылык; тыштан яхшы итеп күрсәтә торган ясалма нәрсәләр, тышкы бизәкләр. Ул моны инде әллә кайчан күңеле белән аңлагандыр, шуңа күрә тышкы ялтыравыкларга, дөньяның бәясе тиз төшә торган кыйммәтләренә артык кызыкмыйдыр, төрле шаукымнарга бирелмидер. Т.Әйди. Ләкин аларның холык-табигатьләре нәкъ менә бу хикәядәге кызныкы сыман: алар гадилектән курка, чиркана, болар ялтыравыкка, купшылыкка мөкиббән! М.Вәлиев 2. с. мәгъ. 1) Ялтырый торган, ялтырап торган, ялтыр. Ул әледән-әле магазиннарга керде, шүрлекләргә тезеп куйган ялтыравык ботинкаларга, курчакларга, костюмнарга, төрле бизәктәге материя төргәкләренә карап торды. Н.Фәттах. Түр башында, олы ялтыравык өстәл артында, коңгырт-соры чәчле, күзлекле, өлкән яшьтәге абзый утыра. Т.Галиуллин 2) күч. Шома, таза, тук. Фойе һәм буфет залында – ялтыравык битле яшьрәк байлар, сәүдәгәрләр. Ш.Камал. Кыз Гайфарның шома ялтыравык битенә бармак очларын тидерде, монысы да мизгелнең мизгелендә булды. М.Хуҗин 3) күч. Ясалма, артык купшы, матур тышлы. Алданганны аңлап алдык соңга калып, Ә югыйсә рәхәт иде яшәүләре Ялтыравык ялган белән ялкынланып. Г.Мөхәммәтшин. Туфан нәзакәтле, купшы, ялтыравык сүзләр эзләп тормый. Р.Рахмани |