ЯЛТЫР иярт. 1. 1) Ялт-йолт, җем-җем итеп җемелдәп, ялтырап китү рәвешен белдерә. Ялтыр да гына ялтыр ни ялтырый? Җыр 2) Кинәт кенә яңакка сугып җибәрү рәвешен белдерә 2. с. мәгъ. 1) Ялтырап торган. Тегесенең тар, ялтыр маңгае кызарып чыкты, күзләре мелт-мелт йомыла башлады. К.Кәримов. Бәләкәй чагында ул ялтыр калай кисәкләре белән бизәлгән шушы сандыкны ачып актарынырга яраткан, бу гадәтен үсә төшкәч кенә ташлаган. Г.Якупова 2) Пеләш. Аның ялан ялтыр башы фуражкасыз, күлмәк якалары каптырылмаган. А.Алиш. – Бүген дә эләгә алмасам, кайтам да китәм, – диде ялтыр башлы, тәбәнәк гәүдәле директор. М.Мәһдиев 3) Ялангач, капланмаган; ачык. Бибинур дәшми, ялтыр, чиста маңгаена юешләнеп төшеп ябышкан чәчләрен кул сырты белән күтәреп кенә куя. А.Гыйләҗев 4) күч. Ялт-йолт иткән, очкынлы, уйнаклап торган; йөгерек (күзләр тур.). Ялтыр күзләре гел моңа карап торалар... Г.Ибраһимов. Ярый әле кичкә кырын карасу йөзле, ялтыр күзле Харун килеп керде. Т.Нурмөхәммәтов 3. и. мәгъ. 1) Ялтыравык; ялтырап тора торган берәр нәрсә. Күңелләрнең төбен актарып чыгарырлык матур җыр яңгырый, ләкин аны төнге клубның алдаткыч шау-шуы, ялган ялтырлары күмә. Кызыл таң 2) зоол. к. ялтыр коңгыз. Зур ялтыр. Талымсыз ялтыр |