Я’ЛТ-ЙОЛТ ИТҮ ф. Җемелдәү, ялтырау. Коеп яңгыр ява, әледән-әле нәрсәдер дөбер-шатыр килә, ялт-йолт итеп яшен яшьни. Н.Фәттах. Абыем исә биленә пычагын кыстырып алган, чәч алырлык үткер йөзе көн яктысында ялт-йолт итә. Д.Бүләков