Я’ЛТ-ЙОЛТ иярт. 1. 1) Төрлечә җемелдәү, ялтырау рәвешен белдерә. Хрусталь пыялалар ялт-йолт ялтырап кына торалар. Д.Аппакова. Ул һәр сүзен әйткән саен, давыллы күктә ялт-йолт яктылыклар уйнаклады. Р.Хисмәтулла 2. рәв. мәгъ. 1) Тиз генә; бик тиз. Ул да булмады, күзен ялт-йолт уйнатып, Гыйльми Салихы үзе килеп чыкты. А.Гыйләҗев. Ялт-йолт өстенә киенде дә, келәттән он-фәләннәр аласы бар, дигән булып, картны ияртеп чыгып та китте. М.Мәһдиев 2) Шикләнеп, куркып, тиз-тиз (карау, карану тур.). Аннан, кеше-мазар юкмы дип, тирә-ягына ялт-йолт каранып алды да, чалбар кесәсеннән аракы шешәсен чыгарып, койма буенда яткан зур ташка челпәрәмә бәреп ватты. Ә.Еники. – Әйдә инде, әни, иртәгә унбиш минутка иртәрәк килерсең, – дип ялынды кызы, бүлмәдәге башка апаларга да ялт-йолт карап. Д.Бүләков 3. и. мәгъ. Җемелдәп, ялтырап торган берәр әйбер. Күктәге ялт-йолтларның коточкыч күкрәүләре килеп җитте. Р.Хисмәтулла. Дөрес, ул дәшмәде, ләкин эчендә шактый җыелды... Ярсынган миендә бу шау-шулар озак вакыт тынмады, ниндидер ачык ялт-йолтлар күзен авырттырды. Рөстәм Вәлиев |