Я’ЛТ ИТҮ ф. 1) Ялтырау, ялтырап алу. Борынгылар, ялт итеп киткән яшен утыдай күреп өлгереп булмый торган «абага чәчәге» кешене күзгә күренми торган итә, дип ышанганнар. А.Тимергалин. Кыз, елга өстеннән күзен алмыйча гына, яшенгә карата әйтелә торган әфсенне исенә төшерде: «Ялт итте, йолт итте, Елгага төшеп китте. Тфү, тфү, тфү!» Г.Гыйльманов

2) Яктыру, ачылу, яктырып алу. Каршыдагы ике учак арасы да ялт итеп тора – моннан, күренми генә, тычкан да үтеп китә алмастыр. Л.Зөлкарнәй. Зәринәне иң шаккатырганы шул булды: бөтен җир ялт иткән! Г.Әдһәмова

3) Чистару, матураю, пөхтәләнү. Ап-ак такталарны әлифләп тә җибәргәч, веранда курчак өе кебек ялт итте. Ф.Яруллин. Урамда, ишегалдында эш тәмамланды, бөтен тирә-як ялт итте. Г.Гыйльманов

Ялт итеп 1) Аермачык, төп-төгәл, күзгә бәрелеп. Без вокзалга кич кенә килеп җиттек, ә сәгатьнең бөтен цифрлары ялт итеп күренеп торалар иде. А.Алиш; 2) Матур, чиста, килешле итеп киенү, күренү турында. Ялт итеп торган бу чибәр кеше безнең белән елмаеп исәнләште дә түргә узды. Н.Фәттах. – Чибәрме соң? – Ялт итеп тора! Ф.Баттал. Ялт иттереп Яхшылап, матур итеп; тиз генә. Ул көнгә дугаларны, тарантас-тәртәләрне һәйбәтләп, ялт иттереп кап-кара лакка буяп куябыз. А.Хәсәнов. Ялт иттерү 1) Чистарту, пакь итү, ялтырату. Бакчаны ялт иттерде! М.Шабаев. Ярты сәгатьтә бөтен бүлмәсен ялт иттердем. Г.Галиева; 2) Бик тиз эшләп ташлау, тиз һәм пөхтә башкару. Кая, китер әле, үзем ялт иттереп тегеп ташлыйм. А.Алиш. Без күпме җыенып булдыра алмаган эшне күз ачып йомганчы ялт иттердең бит. Г.Әпсәләмов; 3) Бик тиз ашап, эчеп бетерү. Әнисенең аяк тавышлары тынуга, Һади ипи белән сөтне ялт иттерде дә салкын су белән генә чынаяк чокырын юып куйды. А.Гыйләҗев. Бик ачыккан иде шул Баһадир: дөгенеке дип тормады, янә бер савыт ботканы ялт иттерде. Л.Лерон; 4) Кинәт кемнең дә булса яңагына сугу. Көтмәгәндә абыйсы ялт иттерде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә