ЯЛТ иярт. 1. Тиз һәм кинәт кабынып, кискен яктырып китү рәвешен белдерә; к. гөлт ( 2 мәгъ.). Ялт! Шул мизгелдә утлар да кабынып китте! Р.Вәлиев

2. рәв. мәгъ. Тиз, кинәт; җәһәт кенә, җитез генә (эш, хәрәкәт һ.б.ш. тур.). Ул очлы ияген каккандай итеп исәнләште, машина ишеге ялт ачылды, төргәк кулдан кулга күчте. А.Гыйләҗев. Васил түзмәде, ялт торды да Ләйсәнгә урын бирде. В.Нуриев

3. хәб. функ. Берәр эшне җитез башкару турында. Идән астыннан күземә бер уч туфрак – ялт! Ш.Камал

4. кис. мәгъ. Чалт. Ялт аяз көнне тып та тып тамчы тамамы соң? Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә