ЯЛСЫЗ рәв. 1. 1) Ял итмичә. Ничә төне ялсыз үтте аның, Йөрәк көче күпме түгелде. К.Булатова. Ачлы-туклы, ялсыз үткән еллар үзенекен итә. Т.Нәҗмиев 2) Бер дә туктап тормыйча; хәрәкәтен, эшен туктатмыйча. Машина да ялсыз эшли алмый бит. Р.Миңнуллин. Соңгы көннәрдә техника ялсыз диярлек эшли. Туган як 3) Ялга, тәнәфескә туктамыйча; төшке аш вакытында яки ял көннәрендә ял итмичә, эшне туктатмыйча. Күпфункцияле үзәк ялсыз эшли. Шәһри Чаллы. Май бәйрәмнәрендә Казанның дүрт зур базары да гадәти режимда, бернинди ялсыз эшләячәк. Татарстан яшьләре // Тәүлек буе; төшке аш вакытында һәм төнлә ял итмичә, эшне туктатмыйча. Ялсыз эшли торган кибетләр дә бик күп бит хәзер. Р.Вәлиев. Шәһәрнең стационарлары һәм травмпунктлары ялсыз эшләячәк. Ватаным Татарстан 2. с. мәгъ. Ял итми (ителми) торган; ял итмичә үткән. Һәр эшкә зур җаваплылык белән карый торган кеше буларак, әлеге китапны язганда да, көнне-төнгә ялгап, ялсыз һәм йокысыз чор башланды аңа... Т.Нәҗмиев. Әйтерсең гомеренең йокысыз, ялсыз өлеше узган шушы бина аның өстенә аварга тора иде... Х.Ширмән |