ЯЛПАКЛАНУ ф. Җәенкеләнү, җәелү. Кич булса, күп вакытта казарманың көнбатыш ягындагы кирпеч стенага аркасы белән сөялеп тезләрен кочаклый һәм, казармадан йөз сажиннар читтә ялпакланып киткән чокырдагы буада су коенучыларны сәгатьләр буенча карап, көй тартып утыра... Ш.Камал

Ялпаклана бару Ялпаклануга таба бару, әкренләп ялпаклану. Имәннең ботаклары ялпаклана бара

Ялпаклана башлау Ялпакланырга тотыну

Ялпаклана төшү Беркадәр ялпаклану; тагын да ялпаклану. Чыршының ялпаклана төшкән яшь ботаклары

Ялпакланып бетү Тәмам ялпаклану; бик нык ялпаклану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә