ЯЛПАК с. диал. 1) Яссы, җәенке, җәлпәк. Йөгерек инеш юып шомарткан ялпак ташларның көндезге җете аклыгы да үтә тонык. М.Хуҗин. Бәла аяк астында ята бит: Зәйнулла пневматик чүкеч белән заготовка чүкегәндә, сандалга ялгыш әйләндереп салынган ялпак тимер кисәге балта астыннан ычкынып китеп, аңын җуйдырырлык дәрәҗәдә иңбашына килеп кадалган иде. Д.Бүләков

2) Җәенкеләнеп киткән. Кичке урманның һәм чатнап янган учакның һич кабатланмас хозурлыгы бар иде: кызгылт яктылык шәүләсе сихри эңгергә төренгән ялангач юкә һәм ялпак ботаклы чыршылар буйлап үрмәли дә дерелдәп калтырап түбәнгә шуыша. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә